
Истанбул мэры Кадир Топбаш һәм Татарстан премьер-министрның ярдәмчесе, Мәдәният министры Зилә Валеева катнашуында Истанбулда татар халыкының “Сабантуй” милли бәйрәме үткәрелде. Иске Истанбул сурлары (ныгытма) янында яңа барлыкка килгән “Төрек дөньясы культурасы” мәһәлләсендә “Татар культура йорты” ачылды. Тантанада Рәсәйнең Төркиядәге илчесе Владимир Ивановский, Татарстан Республикасының Төркиядәге вәкиле Радик Гиматдинов, “Диалог Авразия” журналыннан Шабан Гүл, Kültür A.Ş. ширкәтенең генераль мөдире Невзат Байхан, шулай ук 500 тирәсендә татар һәм төрек халкы катнашты.

Тантанада чыгыш ясаган Истанбул мэры Кадир Топбаш кардәш Татар халкының бәйрәмен материклар берләшкән Истанбулда күрүдә шатлыгыны сөйләде, бу ачылышка өлешене керткән һәр бер кешегә аерым рәхмәтләрене белдерде. Кадир Топбаш татар халкына үз хөрмәтене җиткереп, шуны сөйләде: “Сезнең хикәя – безнең хикәя, сезнең тавыш – безнең тавыштыр. Сез Истанбулда турист түгел, сез безнең ерактан килгән кардәшләребез буласыз. Истанбул кардәшләрен мәңгегә онытмас. Хәзер исә Татарстанның һәм аның матурлыкларын кунак итә алуыбызга сөенәбез. Тавышыгыз Истанбулда хуш тывыш булып калыр. Милләт һәм мәдәният берлеге әчендә булган Татарстан безнең өчен бер кардәш ил. Төркия һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсүенә сөенәбез. Үзегезнең мәдәниятегезне Истанбулда күрсәткәнегез өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез. Истанбулның меңләрчә еллар мәдәният-сәнгать әсерләренә карасак бер ничә мәдәниятнең эзләрен күрербез”.
Госманлы дәүләте һәм Казан төрекләре арасында мөнәсәбәтләрнең гасырлар буена югары дәрәҗәдә дәвам итүе, бүген дә Төркия һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр һәр ике илнең халыклары өчен соң дәрәҗә мөһим булуыны белдергән К.Топбаш сүзләрен шулай дәвам итте: “Бу милли кулҗтура көннәре Татарстан һәм Төркия арасындагы туганлык хисен тагын да көчәйтте. Милли һәм дини якынлык бер беребезне якынайта. Татарларның һәм Казан төрекләрнең үткән гасырда үстергән куп зыялылар Төркия тарихында һәм аның алга китүендә мөһим вазифәләр алдылар. Исмаил Гаспралы, Юсуф Акчура, Зәки Вәлиди Тоган һәм Садри Максуди Арсал кебек зыялылар фикер дөньябызга зур өлеш керткәннәр. Аларның исемнәре Төркия Татарстан арасындагы дуслыкның символына әверелде. Бүгенге көндә дә шәһәрләрнең һәм илләрнең берберсеннән өйрәнәсе күп нәрсәләре бар. Гасырлар үтте, әмма уртак тарих һәм география хисе безне берләштерә, безгә бик күп эш форсатларын бирә”.
Зилә Валеева: “Төркия Татарстанның иң матур бәйрәме белән таныша, әмма бу башлангыч кына. Бер беребезне якыннанрак белү, өйрәнү, танышу өчен безгә бу бер форсат. Сез дә Татарстанда, Казанда булырга теләрсез.” дип әйтте.
Тантанадагы чыгышлардан соң З.Валеева һәм К.Топбаш Госманлы стилендә төзелгән өйләр эчендә ачылган Татар культура йортында төрек дөньясы ашлары әзерләгән ашханәне ачтылар. Топбаш һәм Вәлиева соңыннан Истанбул шәһәре оркестры концертын һәм татар халык биюләрен карадылар.



