Татулык өчен Берлинда очрашу

27 – 28 май көннәрендә Алманиянең Постдам университетында “Традицияләр һәм заманачалык арасында мөселманнар” дигән исемдә конференция булды. Конференцияне оештыручылар Потсдам университеты, Абрахам Гейгер колледжы (бу Аурупаның мөһим Яһүд укыту үзәкләреннән берсе). Колледжны идәрә итүче һәм конференцияне оештыручыларның берсе буларак раввин профессор Уолтер Хомолка (Walter Homolka) бөтен Аурупа Яһүдләре исеменнән сөйләшә алырлык абруйга ия. Хомолка яһүдләр өчен нихәтле зур исем булса конференцияне алып баручы профессор, доктор Кристиан Трол (Christian Troll) да Алмания християнлары өчен абруйлы исемнәрнең берсе булып санала. Конференцияне тыңлаучы буларак ике көн Фоколаре (Focolare) харәкәте динләрарасы диалог үзәгеннән Поль Лемарие (Paul Lemarie) дә килгән иде.

мусульмане в германии, европе

Конференциягә шәрәфле кунак буларак Германия парламентосының иске рәисе профессор Рита Сюссмуц катнашты, ул бигрәк тә миграция мәсәләләрендә ике якка да файдалы политикалар ясарга кирәклеген ассызыклады hәм Төркиянең дә Гүлән харәкәтенең дә безгә бу аланда яңа фикерләр илхам итәалачагына ышанун белдерде.

Фәтхуллах Гүлән исә конференциягә шундый котлау юллады:

“Сезнең кебек мөхтәрәм кешеләрнең гомуми кыйммәтләргә нигезләнгән тыныч дөнья төзү максаты белән бергә жыелуыгыз, мине, бу таcвирда киләчәктә күбрәк кешенең катнашачагы, төрле культура hәм мәдәниятләрнең очрашып килешүче офыкларга барачагына өметләндерә. Каршылыклы аңлашу, диалог, гомуми инсани кыйммәтләрдә килешү, төрле караш, инану hәм фикерләргә хөрмәт; киләчәкка таба барачагыбыз юлда каршылыкларны тынычлык белән хал итәалмаганда килеп чыккан сугыш, бәрелеш hәм гаугаларга каршы иң нык кала.

Бу максатка бару өчен тырышылган hәр төрле яхшы ниятле гайрәтләр рахмәткә лаектыр. Алманиядәге Төркиядәге hәм бөтен дөнядагы инсанлар, нинди тамырдан булуларыны карамастан, бу конференциядә тынычлык өчен күрсәтелгән гайрәтләрне тәкъдир итәчәкләрдер.

Шуңа ышанычым зур минем, инсанның бар булуында яшерен калган матурлык hәм яхшылык иртәме соң мы көн йөзенә чыгачактыр. Бер көн бу гүзәллек бөтен чикләрне ашып дөньяга тынычлык хөкем итәчәгенә дә ышанам. Безгә исә шул көннәрне көтеп юлларга чыгу гына кирәк. Бу юлда hәрбер адым мөхим, хөрмәткә hәм мактауга лаектыр.

Бу юлда hәр адымның каршылыклы хөрмәт hәм аңлашуга нигезләнүе кирәк - бу дәүләтләр hәм милләтләр өчен генә түгел барыбыз өчен дә шулай тиешле. Диалог эшчәнлеге хөкүмәттәгеләрнең генә эше түгел, халык буларак бу эшләр жилкәгә алынганда ирекле фидакарьлекләр булганда гына уңышка ирешеп булачактыр. Тынычлык факелын ташыячак инсанларга ихтияж бар.”

Кәрим Балчы, Берлин - Истанбул

Конференция по исламу в Берлине


Бу турыда “Ватаным Татарстан” да яза: http://www.vatantat.ru/page17768.htm







 

Оставить комментарий

  • Подписаться
  • Комментарии
  • Теги
  • Популярное
  • Следить за новостями

  • Подписаться на RSS
  • Подписаться на e-mail:
    Ваш e-mail: *
    Ваше имя: *

Наши фото - Все