Әй, киң казакъ даласы!

горы казахстан

«Гомер сәяхәтләр белән матур», - дип әйтергә яраткан мәшһүр сәяхәтче Н.Пржевальский. Хәзерге сәяхәтче җәяүле дә, атлы да түгел. Ә безнең сәяхәтебез, сәяхәт булудан бигрәк, сәфәр. Һәм мәгънәле сәфәр. Бөек язучы Чыңгыз Айтматов туган, яшәгән һәм иҗат иткән урыннардан урап кайтасы килде. Ә Чыңгыз Айтматов – кыргыз һәм татар баласы. Әмма ул иҗатында бөтен төрки дөньяны бер итеп яшәгән. Аның бер әсәре кыргыз авылы тормышыннан язылса, икенчесендә вакыйга казакълар гомер кичергән җирләрдә бара.

Казакъстан сәфәрнең башында ук үзен искәртеп куйды. Куәтле һәм тирән мәгънәле итеп. Бишкәккә Мәскәүдән очасы очкыбыз өч сәгатькә тоткарланды. Микрофоннардан зал яңгыратып сәбәбен игълан итү кадәресе булмады. Әмма хәбәрдарлар колакка ишеттерде: «Казакъстан һава юлын япкан икән. Космонавтлар кайта!» Күңелдән ниндидер дулкын йөгереп үтте. Ауразия киңлекләрендә иркен дәүләт булып урнашкан Казакъстан шундый ул – егәрле! Дөньякүләм киңлеккә Байконуры белән керде. 1957 елның октябрендә Җирнең беренче ясалма иярченен, 1961 елның апрелендә Галәмгә беренче космонавтны очырган Байконурла ул! 50 нче елларның икенче яртысында Казакъстан чирәм һәм яткын җирләре белән СССР тарихына керде. Тарихка бу рәвешле керү никадәр фаҗигале булуын соңыннан аңладык-анлавын. Әмма Казакъстанның гыйффәтле далаларын чылбырлы тракторлар ермачлап өлгергән иде инде. Хәер, фаҗига дигәннән, СССР дигән империя төркиләрнең иркен ватанын чәнечкеле чыбыклар белән бүлгәләп, Казакъстанны Караганда лагерьлары белән дә дөньяга “таныту” әмәлен тапкан иде.

Ә минем үз дөньяма Казакъстанның килеп керү тарихы ничегрәк соң? Чирәм һәм яткын җирләргә китеп баручы комсомолларның җырларын җырлап йөрүдәнме? Юктыр, мөгаен, казакъның бөек язучысы Мохтар Ауэзовның икенче бер бөек акын Абай Конанбаев турындагы “Абай” дигән калын романын кат-кат укулардан башлагандыр. Әй, ул романдагы җанга ягымлы назлы сүзләр. “Сәүләм”, “карагым”, “колынчагым” дип назлап эндәшүләрнең сихерен тоюлар. Дала ияләрен савып, кымыз ясаучы туканнарның, ак тирмә түрендә ефәк юрганнар өстендә вәкарь белән утыручы байбичәләрнең кыланмышларын укып белү аша казакъ дөньясы татар өенә кергән иде.

Галимҗан Ибраһимовның “Казакъ кызы” романы нигезендә курс эше дә язган идем әле мин университетта укыган чагымда.
Киң дала, күрәсең гуй, ана җаткан,
Җебәктәй җәсел чүптә битен җапкан,
Аскар тау, балдай татлы сулары бар,
Ана шул анам иде мине тапкан…-
дип башланып киткән ул әсәрне кат-кат укыганда кичергән татлы мизгелләр… Карлыгачсылу белән Арсланбәк мәхәббәте. Галимҗан Ибраһимов казакъ дөньясын романтик буяуларга манып яза белгән иде шул. Казакъның Урта, Кече, Олы йөзләре арасындагы бәхәсләр, Тургай даласының гүзәллеге, күпләгән куйлар, елкылар утлап йөргән Яшел Сыртлар, Күкчәтау, Кустанай далалары.

Саныйм да төрки атамаларның әлегә кадәр Ауразия киңлекләрендә мәгърур яңгырашын ишетүдән тәм табам: Атбасар, Кызылъяр, Җидесу, Сарыагач, Акмулла… Болары шәһәрләр. Соңгы елларда шәһәрләрнең байтагы элеккке исемнәрен кире кайтарган. Әйтик, СССР заманындагы Гурьев – Атыртау, Шевченко – Актау, Җамбыл Тараз булып киткән. Шулай итеп, Казакъстан отыры төрки асылына кайта бара. Бу хакта соңрак дәвам итәрбез. Әлегә мин һаман үз дөньямдагы Казакъстанны барлыйм.

Ауразия киңлеген бер итеп яшәгән татар балалары – Казанга килеп, шагыйрь яки язучы булган нури Арслан, Мәхмүт Хөсәен, Ибраһим Сәләхов гомер буе казакъ дусларын сагынып иҗат итте. Соңгысы гомернең шактый өлешен кызылъяр шәһәрендә үткәрде, шунда җир куенына инде. Безне тагын дастаннардан килгән образга тиң Мифтахетдин Акмулла рухы да бәйли.

Минем дөньямда җырлары радио аша өзми-куймый яңгыраган татар канлы казакъ җырчылары бибигөл Түләгәнова, Ермәк Серкебаев, Алибәк Днишев, композитор Латыйф Хәмиди, музыкант-дирижер Фуат Мансуров бар
Ай, киң казакъ даласы,
Даласында матур баласы.
Бетәр иде күңел ярасы,
Тагын анда ничек барасы?

Безне – минем юлдашларымны ничек барасы дигән проблема борчымый бүген. Без, нәкъ менә Сибгат Хәким шигырендәгечә, татарстаннан сәлам илтү өчен барабыз.
Казан дигән каладан,
Идел белән камадан,
Тукай йөргән төшләрдән,
Меңнәрчә дус-ишләрдән
Сезгә күп сәлам.
Атаклы Алатауга,
Меңләгән бала тауга
Бездән күп сәлам,-
дип кабатлыйм мин шагыйрьнең сүзләрен, офыкта күкселләнеп күренгән тауларга карап.

Инде менә Кыргызстан белән Казакъстан арасында чикне дә чыгып барабыз. Монысы хәзер гади генә түгел. Рәвеше китерелгән. Чикнең капкасы да, сакчылары да, электрон сизгәр приборлар куелган сагы да бар. Әмма дустанәлек сизелеп тора. Тикшергән булып кылануларның да юри генә икенлеген ике як та аңлый булыр. Кыргызлар казакълар ягына еш кына эш эзләп чыга да андагы ипле, тәртипле, җитеш тормышны күреп, офтанып өйләренә кайта. Без утырган “Джип”ның йөртүчесе – элекке очучы – кыргызларның хәзерге хәленә үртәлә: “Алар Назарбаевтан уңды. Берләшеп яшәсәк, нинди көчле дәүләт булыр идек”, - дип, ул үзенең шактый алдынгы карашлы кеше булуын сиздереп куйды.

Ауразиядә 2724,9 кв.км мәйдан биләп торган, 17 миллион кешеле Казакъстан дөньяның тарлыгына болай да зарланмый булыр. Аның тау урынына тавы, күл урынына куле, диңгез урынына диңгезе, елга урынына елгасы бар. Көнбатыш чигендә ул Каспий буе һәм Туран иңкүлеге булып җәелә. Төньягында Себер тигезлегенә, көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Алтай, Тарбагатай, Жунгар Алтавы, Тянь-Шань таулары белән чикләрен читләп куя. Шулай. Казакъстанның 56 процент җире таулардан тора. Чын мәгънәсендә таулар иле ул. Шул ил 20 өлкәгә бүленгән, аның әле 84 шәһәре бар Таулар арасында меңләгән авыллар ышык гомер кичерә булар.

Элекке Төрки каганат җирләре бу. Димәк, безнең өчен дә ватан булган җирләр. Иртыш-Җаек арасы дигән сүзтезмәләр безнең җырларда да бар. Акмулла арбасы бу җирләрдән дә үткән. Тарих битләреннән күңелгә кереп калган Туран атамасы да географик яктан биредә теркәлгән. Хәзерге Казакъстан дала иле генә түгел инде. Җир куенында 16 миллиард тонна нефть запасы булып, ел да шуның 80 миллион тоннасын җир өстенә чыгара торган ярлы була алмый. Казакъстанның бюджете 20 миллиард доллар чамасы. Ләкин алар нефтьтән кергән табышны Милли фондка сала бара. Хәзер ул фондның байлыгы 70 миллиард доллар белән исәпләнә, диләр. Дөньядагы уран запасының 25 проценты Казакъстанга туры килә.

Кайчандыр атом-төш коралы белән түгел, яшәешнең, тереклекнең бүтән яме, бүтән матурлыклары белән мактануны өстенрәк күрә торган дәүләт. Хәзер генә ул Казакъстан аша 26 мең чакрымлык тимер юллар сузылган. Кайчандыр адәм балалары ат өстеннән төшмәгән. Ауразия-Алатау аралыклары, Тянь-Шань итәкле кешелек дөньсын үз сыртында цивилизациягә алып килгән атларның да ватаны. Ауразия далалары һәм Азиянең сөзәк калкулыклары – атларның культуралы токымнары барлыкка килгән җирләр. 5 мең ел дәвамында ат кеше белән бергә. IX гасырда яшәгән гарәп тарихчысы Әл Җиһаз болай дип язып калдырган: “Әгәр, син төркинең гомер юлын өйрәнсәң һәм көннәрен санап карасаң, бу кешенең җиргә басып йөргәнгә караганда ат сыртында күбрәк утырганын белер идең”.

Җитез алайлар Ауразиянең шактый зур мәйданнарын биләп алган. Урта Азиянең гайре табигый атлары яңа эрага кадәр бер мең еллыкта ук киң билгеле булган. Хәрби сәфәрләр вакытында Кир, искәндәр Зөлкарнәен һәм Кытай императрлары бу атларны кулга төшерергә тырышкан. Алар Тянь-Шань тавы итәкләренә, Шәфакъ иленә (Тоһарстан) “даваль аргамаклары” алып кайту өчен барымта чапкан. Менә шушы төштә Казакъстанны Татарстан белән бәйли торган бик гүзәл гамәл хакында искә төшерү урынлы булыр.

Казан ипподромында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевка Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев бүләк иткән ике аргамак яши. Ахәлтәкә нәселле “Хушкилде” белән “Нурлы” 10 елдан артык инде Казан ипподромының яме. Сәфәрдән кайту белән мин алар янына барып килдем. Хәлләрен белештем. “Хушкилде” – кайчандыр 2 метрдан артык биеклекне җиңел генә сикереп үтә торган җитез чабышкы әле дә ярышка чыгарга әзер. “Нурлы” исә бәйрәмнең бизәге була торган иде. Хәзер дә әле ул бик иркә. Хәлен белергә килгәнгә рәхмәт әйтүе булгандыр инде, җилкәмә башын куеп, назланып алды.

Чын-чынлап җырдагыча булган икән бу гамәл – бер илбашның икенче илбашына ат кадерле ат бүләк итүен әйтүем:
Ат җаксыйсын сорасаң,
Ир җаксыйсын күрерсең…

“Ир яхшылары” безне Алматы шәһәрендә көтеп тора икән инде. “Да” платформасының Казакъстандагы вәкиллеге хезмәткәре Малик Отарбаев безне каршы алырга чыккан. Алматыдан Мәскәүгә очып киткәнчегә кадәр 5-6 сәгать вакытбыз бар. Шул арада аның Алматының матурлыгын күрсәтәсе дә, мәшһүр “Медео”га алып менәсе дә килә. Без ничек кенә ашыксак та, Алматы урамнарында чит ил машиналарының тыгызлы хәрәкәтне акрынайта. Баягы кыргыз йөртүчебезнең офтануын хәзер генә аңладым. Бай яшиләр, шәп яшиләр, кыйммәтле машиналарда йөриләр, һәм… биек итеп, гасырлар буе торырлык итеп биналар салалар. Граниттан, мәрмәрдән… Мәгърурлык йортларның бина кылыну рәвешендә генә түгел, бәлки, “яңа” казакъларның кыяфәтендә дә. Алар юмарт, киң күңелле, олпат гәүдәле. Эчке сыйфат белән тышкы сыйфатның тулы тәңгәллеге бу.

Шәһәрнең үзәк мәйданының бизәлешен күргәннән соң тагын бер таң калдым. Арада бер булып кукраеп торган “Хәбәр” бинасы ук (матбугат һәм гаммәви мәгълүмат чаралары агентлыгы) бу республикада каләмле кешегә хөрмәт, мәйдандагы чуеннан коелган барельефлар тезмәсе язучыларга олы ихтирам барлыгы хакында искәртә.

барельеф алма ата

Абай Конанбаев, Чокан Вәлиханов, Мохтар Ауэзов, Саҗит Муканов, Абдуҗәлил Нурпеисовлар белән янәшә бүгенге көн әдипләре инде хәзер үк мәйдан диварында урын алып өлгергән. Казакъстан Язучылар берлеге рәисе Шиһан Мортазаның Илбашы каршында абруе бик зур, дигән сүзләрне кат-кат ишеттек. Каләмдәшләребезнең бәхетле язмышыннан көнләшеп тә туйдык. Алар инде, һәйкәлгә кем лаек түгел, дип бәхәсләшеп тормаганнар. Халык күңеленә уйдырып сүзен әйтә алган, халкының тарихын ак кәгазьгә төшерә белгән һәр каләм иясе – бөек!

Рухи бөеклек символларын манзара кылганнар соң без физик бөеклек белән очраштык – мәшһүр Чимбулакка мендек. Зәңгәр күк, аккош мамыгы кебек кар юрганын куенына кыскан зәңгәр таулар, бәллүр һава, тауларның саф салкынлыгы, һәм… шул фонда гүзәллеге белән йөрәкне тетрәтерлек – Хан-Тәңре. Тянь-Шань тауларындагы иң биек таулар рәтендә икенче урында торган Хан-Тәңре ул. Төрки атамасын саклап калган тау. Мин аны бу кадәр үк гүзәлдер дип күз алдына китерми идем. Мәрмәр ташлардан өелгән 6995 метрлы бөек биеклек! Хан-Тәңрене сагынырмын инде…

Асия Юнысова
Мәдәни җомга, №9, 19 декабрь, 2008 ел







 

Оставить комментарий

  • Подписаться
  • Комментарии
  • Теги
  • Популярное
  • Следить за новостями

  • Подписаться на RSS
  • Подписаться на e-mail:
    Ваш e-mail: *
    Ваше имя: *

Наши фото - Все