Эт туендагы фаҗига, яки без әле кая барабыз?

Музыкаль теплоход белән сәяхәткә чыгарга, ял итеп кайтырга чакырдылар. Августның аяз бер матур киче иде. Балалар белән тиз генә җыендык та, елга портына төшеп киттек. Дөрес, гадәттә, каядыр барырга дигәндә атлыгып торучы биш яшьлек кызым Йолдыз Иделгә чыгу идеясенә башта чәчрәп каршы төште һәм “Беркая да бармыйм, өйдә торам”, дип игълан итте. Ләкин бик тырышып кыстый торгач, Маркиз утравында бака кабырчыклары да җыеп буласына кызыгып, Йолдыз ризалашты.

Менә без утырасы “Мәскәү-16” теплоходы причалда көтеп тора. Эчкә кердек. Халык күп тугел. Беренче кат палубасы аша үттек. Кечкенә өстәлләр сыгылып тора – ризык, салатлар ясап, бәрәңгегә хәтле пешереп алып килгәннәр. Өстәл саен комган хәтле зур бүксәле шешәләрдә хәмер, шәраб, сыра. Шешәләр шалтырый, стаканнар чажолдый – кыскасы, халык мәйханә килеп мәҗлес корып утыра. Күпчелек – хатынкыз, берсе биш марҗага торырлык узебезнең гаярь татар хатыны. Бу хәмерле мәҗлесне калдырып, тизрәк балалар белән өске палубага менеп киттек. Монда күбрәк яшьләр. Идел өстендә акчарлаклар балык аулый, офыкны алга манып, акрын гына кояш байый. Теплоход үзенең күңел ачарга ниятләгән пассажирларын төяп, Маркизга таба акрын гына кузгалып та китте.

Менә вәгъдә ителгән татар дискотекасы башланды. Яшь җырчылар Чәчкә, Наил Табанаков, Рәзидә Төхватуллина, җырлап, яшь-җилкәнчәкне биетте. Кемдә бию гаме, кемдә гыйшык хәле, дигәндәй, палубаның аулаграк почмагында урын тапкан егет белән кыз сикерешкән халыкка күз дә салмый. Куллары – кылда, күзләре – күздә. Бер биштәр шампан шәрабе төяп килгәннәр, сайраша-сайраша дүрт шешә шәраб бушаттылар. Кызның ара-тирә бәдрәфкә төшеп менүе генә романтик манзараны бераз боза төште, калганы – кинодагыларча иде.

Яхшы, хуш, дискотека гөрли, өстәге ачык палубада да халык күбәйгәннән күбәя бара. Астагы ханымнар, тиешле кондициягә җитеп, пар чыгарырга менәләр икән. Шактый ишелгән гәүдәләрен килешсез мыймылдатып, сикерә-сикерә биюләре – үзе бер эт туе. Яулык бәйләп, түр башында әни, дәү әни булып, оланнарына тәүфыйк биреп утытыр яшьтәге татар хатыннары болар. Ара-тирә чын марҗаларча итеп “И-ех!” ише авазлар чыгарып чинап та җибәрәләр.

Балаларга бу шыксыз күренешне күрсәтмәскә тырышып, Идел турында, акчарлаклар, маяклар, диңгез турында сөйләп бара торгач, музыкаль теплоход дигәнебез Маркиз утравына килеп тә туктады. Теге “комганнар”дагы сыеклыны сеңдерергә өлгергән җәмәгать утрауга сибелде. Халыкның бер өлеше колак тондыргыч музыкага селкенүен дәвам итте, кемнәрдер, парлашып, агач-куак арасына – аулакка юл алды.

Утрау шактый чүпле, аяк астындагы комда сыра шешәсеннән алып, ташлап калдырылган кием-салымга кадәр – бар да бар… Берничә бака кабырчыгы тапкач, Йолдызның да күңеле почмакланды. Дөмбер-шатыр музыкадан колагым тонып, башым сызлый башлады, тизрәк кайтып китү теләге көчәя бара.

Аллага шөкер, теплоходыбыз яңадан кузгалып китте. Оештыручылар әйтмешли, “күңел ачу программасы” дәвам итә. Халык тагын да кыза төште. Алып баручы Фирдүс Гыймалтдинов кызлар-егетләргә уеннар уйната, ара-тирә “Әле градусыгыз җитеп бетми, тагын бераз өстәргә кирәк!” ишерәк җөмләләр ыргыткалый. Урыс туе тамадасы диярсең, кыстый-кыстый эчерә егет. Телгә осталыгын күрсәтергә теләпме, алып баручы, Аллаһы Тәгалә, җәннәт, тәмугларны катнаштырып, бер мәзәк тә сөйләп җибәрде. Эчтәлеген сөйләп гөнаһ аласы килми – имансызлыкка дәлил булып торырлык.

Шөкер, бу эт туеның ахыры җитеп килә. Арыган балалар йокымсырады, дулкыннарның төн карасында чумуын карап барып күзләр йомыла. Кинәт нәрсәдер дөмбердәде, аннары чулт итте, тагын чупылдады – күзләр шунда ук шар булып ачылды. “Әһә, градусы җиткәннәр суга коела башлады” – башка килгән беренче фикер шушы иде. Шунысы сәер: бу нигәдер шулкадәр табигый тоелды ки, әйтерсең лә, шулай буласы алдан ук билгеле иде. Бер-бер артлы чупылдау тавышы башта бер кызның, аның артыннан егетнең егылып төшүе булып чыкты. Дискотеканың башыннан ук ашкынды шул бу егет - әле бер кызны күтәреп ала, әле икенчесен. Күтәреп кенә калмый, бортның теге ягындагы уч төбе кадәр җиргә чыгарып бастыра. Кызлары да каршылык күрсәтми бит, чытлыкланып боргаланып торалар. Бер ялгыш хәрәкәт үзләрен караңгы Идел кочагына озатасын уйламыйдыр шул болар. Әллә хәмер белән каны кызган җилле егетнең коткарып, тотып калачагына ышанычлары зурмы?

Егетнең кыланмышларына менә ниһаять чик куелды – аны-моны абайламаган кыз баланы килеп күтәреп алган Айрат, тигезлек саклый алмыйча, борт кырыена бәрелә дә, Гөлназ халык күз алдында елгага егылып төшә. Аның артыннан ук – Айрат үзе. Коткаручылар яшьләрнең берсен – егетне генә палубага алып менә алдылар. Караңгылыкка чумган Идел куенында Гөлназ гаип булды. Күңел ачарга чыккан халыкны төягән теплоход уеннан уймак чыккан тирәдә күпме генә урап йөрмәсен, кыз табылмады. Ул арада килеп җиткән ике МЧС катеры таңга кадәр эзләде аны – Гөлназ табылмады. Бу фаҗигане авыр йөк итеп күңелләргә төяп кайтып киткән төннән биш тәүлек үткәннән соң гына Маркиз утравы яныннан 28 яшьлек Гөлназ Бакированың уле гәүдәсе табып алынды… Идел суында кыз баланың яшь гомере мәгънәсезгә өзелгән төнне исә Казан мәчетләрендә беренче тәравих намазлары укылды – изге Рамазан аеның беренче таңы ярылды…

Нәтиҗәләрне һәркем үзе ясар, диеп, шушы урында язмамы тәмамларга уйлаган идем дә, кулыма республикабызда дистәләрчә еллар чыгып килгән бер гәзит килеп керде. Анда укучы хаты басылып чыккан. “Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Сезгә хат язарга булдым әле. Иске Матак авылында яшим. Озакламый бәйрәм – Республика көне. Дус-ишләр, туган-тумачалар бергә җыелып билгеләп үтәчәкбез аны. Авылыбызда да шәп бер яңалык бар. Моңарчы теге яки бу бәйрәмгә эчемлек артыннан шәһәргә йөгерә идек… Авылыбызда халык саны аз калып бара. Хәмер белән сәүдә итүче кибет юклыктан тилмерүебезнең дә сәбәбе шул булгандыр. Ниһаять, кибетләребезненең берсендә хәмер сата башладылар. Җитмәсә әле безнекен – сыйфатлы хәмерне. Бәясе дә әллә ни “тешләми”. Бу эштә районыбыз - Әлки хакимияте ярдәм кулы сузмый калмагандыр, дип уйлыйм. Шуңа күрә хакимияттәгеләргә рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Безне – гади халыкны аңлыйлар, димәк…
В.Леонтьева”.

Бу ни бу җәмәгать? Безнең үткән гасырдан бирле чыгып килгән, татар укучысына мәдәни, мәгълүмати хезмәт күрсәтеп килгән милли басмаларыбыз хәмер рекламалау белән шөгыльләнер түбәнчелеккә төштемени? Билгеле инде, әлеге укучы хаты – “Татспиртпром” продукциясен рекламалауның бер формасы гына. Бу алым хәмер рекламасында бик яратып кулланыла. “Республикадагы 3000 торак пунктның 998ендә хәмер сатучы кибет юк. Бүген салым салынмый торган аракы белән, очсызга гына читтән кертелә торган “сул” аракы белән сату итү отышлы. Ниһаять, боз кызгалды”, - дип сөенә югарыда телгә алынган басма, һәм авылларда ачылган яңа аракы кибетләрнең исемлеге бирелә. Кайбер районнарда “идән асты”ннан сәүдә итү нык кимегән икән. Янәсе, республика бюджетена акцизларда тулы күләмендә керә башлаган.

Әлбәттә, Татарстандагы хәмер җитештерүче 8 завод, 20 процентлы акциз түләп, республика бюджетена саллы өлеш кертә. Берәүгә дә сер түгел – бюджет тупламасында хәрамнан кергән акча да байтак. Татарстанда хәмер җитештерү һәм сатудан алына торган керем “Татнефть”тән соң икенче урында бара. Бер яктан алар халыкны эчертеп, эчтән череткән өчен дәүләткә акча түли, ә дәүләт икенче яктан шул акчага милли проектлар булдырып, сәрхушләрне дәвалый. Ә без, милли зыяллылар, дәүләт күләмендә шушы халыкны эчертеп акча эшләү механизмына каршы торасы, милләтне ничек тә бу афәттән аралыйсы урында, шайтан тегермәненә су коябыз. Хәмер рекламасын бастырып чыгару өчен урыс гәзитләре дә буа буарлык. Милли реклама биреп кыстамасак та эчә татарыбыз, ни аяныч. Ялган хәмер, чын хәмер дип сүз уйнату нигә кирәк – хәрамның ялганы яки чыны юк. Ул хәрам, ул бәндәнең рухын да, бәдәнен дә черетә, аны бозыклыкка илтә. Хәрам рекламалап эшләнгән акча да милли матбугатка бәрәкәт китерә алмый, чөнки бу акча – үзе хәрам. Бер биттә үз татарыңны мәдәниятле, иманлы булырга, тәрәккый итәргә өндә, икенче битеңдә аны “сыйфатлы хәмер” эчәргә кыста – монда мантыйк кайда?

Инде шул ук фаҗига булган “музыкаль” теплоходка әйләнеп кайтыйк. Бу сәяхәтләрне оештыручы Әлфия ханым Хәбибуллина әйтүенчә, 8 ел буена 25 меңләп кеше ял итеп, беренче тапкыр мондый хәл килеп чыккан. 8 ел буена шул 25 мең тамашачы үзе белән төяп килеп хәмер чөмерүдән тыш нәрсә алып китте икән бу сәяхәтләрдән? Дөрес, берәүнең дә авызына егып аракы салмыйлар инде. Ләкин 4-5 сәгат- буена хәмерне чамалап авыз итәргә өндәгән, тәрпиткә, тәүфыйкка чакырган, татар рухиятенә, сәнгатенә караган бер генә тәмле сүз ишетмәдем мин анда. Шул хәтле татарны бер урынга җыйгансың, кулыңа микрофон алгансың икән,син үзеңнең татар зыялысы икәнеңне онытырга тиеш түгелсең!.. Шундый итеп оештыр тамашаңны – эчәргә дип килгән татарның да онытылсын, күңелен ачсын, иманын яңартсын, кем икәнен искә төшерсен. Инде бу кулыңнан килми икән, алынма мондый эт туен оештырырга! Хәрамнан кергән акча юньлегә илтми – Гөлназның аянычлы үлеме моның чираттагы бер дәлиле түгелме?! Бер тамчы шәраб эчмәгән аек кыз баланың хәмер йотып җенләнгән егетнең башсызлыгы аркасында гомере өзелү – милләт күләмендәге фаҗиганең кечерәйтелгән моделе ул. Безнең дәшмәвебез, мөмкин булган урында да хәрамга чик куймавыбыз, хәмер – хәрам, ул – нәҗес, дип чаң сукмавыбыз, яшьләрнең, милләтнең эчеп мәйханә килүен күреп тә, табигый күренеш буларак кабул итүебез – бу җинаять! Аракы рекламасын нәшер итеп, шайтан туедай музыкаль теплоходлар оештырып байый да, бәрәкәткә дә ирешә алмас татар. Аның котылу юлы – иманга кайту, хәрамга чик кую, рухи чистарынуда. Матбугат басмасының бер җитендә мәчет ачылуга, икенче битендә аракы кибете ачылуга шөкер итеп утыру – монафикълык.

Милләт корабын алга илтергә тиешле зыялыларыбыз аны үзләре үк чоңгылга батырмасын иде.

Эльмира Сираҗи

«Мәдәни Җомга », №36 (734), 11 сентябрь, 2009

год здорового образа жизни







 

Оставить комментарий

  • Подписаться
  • Комментарии
  • Теги
  • Популярное
  • Следить за новостями

  • Подписаться на RSS
  • Подписаться на e-mail:
    Ваш e-mail: *
    Ваше имя: *

Наши фото - Все