“Түгәрәк уен” күперләрне ныгытты

Быел II Бөтенроссия татар фольклоры фестивале “Түгәрәк уен” күлле-балыклы Себер җирендә гөрләде.

Бер бәйрәмгә артты!

Узган ел әлеге фестиваль беренче тапкыр Ульян өлкәсендә үтте. Быел исә, төп оештыручылар – Татар фольклоры дәүләт үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Төмән өлкәсе татар конгрессы тырышлыгы белән фольклор бәйрәме үз даирәсен тагын да киңәйтеп җибәргән. Россиянең төрле почмагыннан килгән 450 катнашучы Төмән шәһәренә җыелды.

народ на фестивале татарской музыки

“Түгәрәк уен” – татар халкы тарихында билгеле күренеш, әмма фестиваль буларак без аны беренче тапкыр күрәбез. Аның Бөтенроссия күләмендә үтүе дә игътибарга аеруча лаек. Фестиваль халык хәтереннән уелып барган авыз иҗаты, гореф-гадәт, йолаларны кайтару белән “мәдәни яңалык” та алып килде.

ведущие фолькорного концерта

Башкача әлеге “яңалыкны” милләтне берләштерүнең үзенчәлекле бер формасы дип атасаң да ярый. Ә алар бездә хәзер өчәү булды: Федераль Сабантуй, татар эшмәкәрләре эшчәнлеге һәм “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале. Соңгысы һәм федераль сабантуй ел да бер үк вакытта, төбәктән-төбәккә күчеп уза. Моны башкару өчен ике чарага да тотем уйлап табылды.

татарские бабушки

Әлбәттә, һәр “яңалыкның” этәргеч факторлары була. Биредә бу фактор ролен Бөтендөнья татар конгрессы башкарды: илнең төрле почмагына сибелеп яшәүче милләттәшләребезне бер түгәрәккә җыю, халык белән бергә сибелгән милли җәүһәрләрне әдәбият һәм сәнгатькә кире кайтару иде.

татарский праздник

Шуны да әйтергә кирәк, татарлар үз тарихларында “мәдәни яңалык кертү” белән башка халыклардан соңга калды. Инде ХVIII гасырда ук валлийцлар “мәдәни яңалык кертү” белән шөгыльләнә башлаган. Алар үз җирлекләрендә зур масса халыкны җыеп, милли фольклор фестивальләре оештырып килгән. Традицион милли-мәдәни кыр булдырган. Валлийцлар дип, кельтлар группасына керүче, ирландлар белән туганлык элемтәләре булган халыкны атыйлар. Алар Англия җирлекләрендә нигезләнеп, римлылар тарафыннан соң гына кельтлар дип йөртелә. Борынгы мәдәниятләре аша, милли фольклор фестивальләр оештырып, алар инглизләрдән өстен булуларын күрсәтеп торган.

кызлар татарские девушки

“Түгәрәк уен”га кайтсак, биредә чын фольклор бик аз булды. Дөресрәге, ул өлешчә генә күренде. Әлеге чара үзенә күрә неофольклор алып килде.

красные бабушки

Фестивальнең идея авторы – татар фольклоры дәүләт үзәге директоры Җәүһәрова Фәнзилә Хәкимовна. “Түгәрәк уен”ның бөтен уңышы, илкүләм колач җәюе – аның хезмәте нәтиҗәсе. Фәнзилә ханым үз фикерләре белән уртаклашты: “Түгәрәк уен” – татарны берләштерүче фактор. Фестивальнең нәкъ менә Себер җирендә узуы аеруча куандырды. Омск, Төмән өлкәләреннән, Ханты-Манси автоном округыннан 130дан артык делегат катнашты. Сәхнәдә себер диалектын ишеттек.

жюри конкурса

Фестивальнең төп максаты да төбәкләрдәге сөйләм үзенчәлекләрен саклап калу иде. Фестивальдә катнашкан иң яхшы чыгыш ясаган төркемнәрне Тубыл, Ялутор шәһәрләренә, Түбән Тауды районына, Яркәү авылына гастрольләргә җибәрдек. Узган елдан аермалы буларак, быел балалар фольклор төркемнәре катнашты, яшь буенча чикләмәдек. Алга таба “Балалар фольклоры” номинациясен булдырырга ниятлибез. Остаханәләр эшләде, этнофильмнар презентациясе уздырдык. Узган ел уен коралларында уйнаучылар санаулы булса, быел дәф, думбра, дөңгердә уйнаучылар күренде. Киләсе елга халык уен коралларында уйнаучыларны гына түгел, курай, кубыз, гармун ясаучыларны да чакырасыбыз килә. Мәйданга осталар да чыксын. “Түгәрәк уен” татарларны берләштерүче хәрәкәткә әйләнеп бара. Алга таба, кичке уеннарны Казанда да оештырырга язсын!”.

жыр татарская песня

Сүз уңаеннан. Мондый саваплы фестивальне уздыру өчен, әлбәттә, миллионер булуың хәерлерәк. “Түгәрәк уен” 6 миллион сумга төшкән. Иң сөендергәне шул: фестивальнең төп иганәчеләре – милләтебез үсешенә битараф булмаган Төмән, Ульян өлкәсе, башкалабызның татар эшкуарлары!

балалар татары дети в сапогах

“Түгәрәк уен”ның тагын бер әһәмияте – Төмән-Татарстан күпере. Татарстаннан килгән vip-делегация – ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы депутатлары Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, татар конгрессы вәкилләре Фәрит Уразаев, Марс Тукаев, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Төмән – Татарстан күперен “ныгытып” кайтты. Татар тормышына кагылышлы мәсьәләләр хәл ителде.
“ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килә алмау сәбәпле, очрашу форматы югары дәрәҗәдә булмады. Төмән губернаторы килүе планлаштырылса да, бу барып чыкмады.

женщина с ребенком на сцене

Очрашуда ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиева, Төмәннән өлкә парламент рәисе урынбасары Геннадий Карепанов катнашты. Төмәндә Татарстанның икътисад вәкиллеген оештыру, шәһәрдә милли мәгариф системасына караган саф татар телендә белем биргән татар гимназиясе булдыру, 2011 елда биредә Федераль Сабантуй уздыру кебек мәсьәләләр хәл ителде.
Төмән өлкә җитәкчелегенең татарларга карата мөнәсәбәте начар түгел, әмма тискәре күренешләр дә бар. Төмән, Тубыл югары уку йортларында татар төркемнәренең эшләү активлыгы кимеде, студентлар аз. Фән өлкәсе дә бераз “аксый”. Берничә ел элек ТР Тарих институты һәм Тубыл дәүләт педагогия академиясе арасында килешү төзелгән иде. Очрашу вакытында шунда себер татарларын өйрәнүче академик үзәк булдыру турында сүз барды, - диде тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.

Шуны да искәртик: Төмән өлкәсе һәм Татарстан арасында килешү 1998 елда төзелгән булган. Аны яңартуга “Түгәрәк уен” сәбәпче булды.

“Сардария”, “Наза”, “Шаян Янтык”…

Ниһаять! Сәхнәгә әбиләребезнең сандыгында кадерләп сакланган калфак, түбәтәй, хәситә, чулпы, аллы-гөлле бәбәй итәкле күлмәкләр, читек-чүәкләр чыкты! Гармун көенә кушылып, “Озату”, “Карурман”, “Ак калфак” татар халык җырлары, бәет-мөнәҗәтләр яңгырады. Мари Иленнән килгән “Болгар” бию ансамбле керәшенчә биетте. Татар биюен әстерханча, себерчә дә тыпыртадык. Себерчә биюне себер татарлары “аяк уен” дип атый. Алар “аяк уен”га чыкканда идәннән тузан күтәрелә хәтта!

Фестивальгә Свердлау өлкәсе, Түбән Сырга районы Әрәкәй авылыннан килгән “Сардария” – иң өлкән һәм күп кешеле коллектив. Ул – үткән елгы “Түгәрәк уен”ның җиңүчесе, 51 яшен тутыручы легендар ансамбль дә. Биредә башкаручылар саны 100дән артып китә. Фестивальдә алар хантлар мәдәниятенең үзенчәлеген күрсәтә алды.

“Сардария” Русиякүләм конкурсларда инде 1961 елдан катнашып килә. Чит илгә дә йөреп торалар. Соңгы тапкыр Румыниядә чыгыш ясаганнар. Иң мөһиме - җиңүсез беркаян кайтканнары юк икән! “Сардария”нең соңгы 17 елын җитәкләүче Салават Гобәев сөйләвенчә, биредә 4 буын җырчы алмашынып өлгергән. Яшь буенча да чикләр юк. Иң кечкенә башкаручыга 3 яшь булса, иң өлкәненә - 78!

Ансамбльнең тарихы белән кызыксындык. Ул беренче җитәкче – Нигъмәтова Сардария Җәвит кызы исемен йөртә икән. Әрәкәйгә бу ханым Пермьнең Уен районы, Иштирәк авылыннан килен булып төшкән. Мәктәптә укыту белән бергә сәләтле әрәкәйләрне җыеп, фольклор коллектив оештырып җибәргән. Хәситә-калфаклы сәхнә киемен исә ул вакытта авыл буйлап җыеп йөргәннәр. Ансамбльдә бу киемнәрне хәзер дә иркен кулланалар.

“20 яшьлек Сардарияне һәркем олылап “Дария апа” дип йөрткән. Чөнки ул 16 ел буена коллективны бер акчасызга җитәкләгән, - дип сөйли Салават әфәнде. – Армиядән кайткач, Дария апа мине дә үзенә алды. Ул чакта репетиция өчен кечкенә клубыбыз бар иде. Тик, 1995 елны биредә янгын чыгып, клубны юк итте. Әрҗә-әрҗә дипомнарыбыз күз каршында көлгә әйләнде… 17 ел инде яңа клуб артыннан йөрим. Былтыр тырмаша торгач губернаторга чыктым. Акча бирде ул бирүен. Әмма 2 як стенаны күтәргәч, яшен кебек кризис сукты. Репетицияне элеккечә һаман 5 метрлы мәктәп коридорында ясыйбыз. Ярый әле ул бар. Мәктәп бинасы бәрәкәтле безнең: клуб, ясле, белем учагы да шушында урнашкан. Ә җәйләрен – нишлисең, репетицияне урамда ясыйбыз…”

Өч көнлек фестивальдә көч сынашкан төркемнәрне таләпчән жюри әгъзалары “хөкем итте”. Жюри рәисе, “Казан нуры” оркестрының баш дирижеры Рәсим Ильясов, Республиканың халык иҗаты һәм мәдәни агарту эшләре фәнни методик үзәгенең баш белгече Илгиз Кадыйров, танылган музыкант Геннадий Макаров, “Ак калфак” ансамбле җитәкчесе Алсу Еникеева, “Сорнай” фольклор ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев, халык биюләре белгече Дәүләт Гомәровлар “Түгәрәк уен”нан канәгать калып, үзләренә күпме “иҗади азык”, илһам җыеп кайтты. Алдагы фестивальләрдә исә, жюри составында галим-этнографларны да күрергә теләр идек.
Төрле номинацияләрдә иң яхшы төркемнәр исеменә Төмән өлкәсеннән – “Шаян Янтык” балалар коллективы, Чиләбедән – “Дуслык”, Казаннан – “Мирас” бию ансамбле, Ульян өлкәсеннән – “Шаян ноталар” оркестры һ.б. Фестивальнең Гран-прие Төмән өлкәсе Чикчә авылы “Шытыр – Шатыр” балалар инструменталь ансамбленә бирелде. Шулай ук, себер фольклорчысы Әлминур Патыршина, С.Сүнчәләй, Ишан Хансөяров исемендәге махсус дипломнар тапшырылды… “Сарашлы”, “Наза”, “Җәүһәр”, “Нәүрүз”, “Сандугач”, “Мишәрләр”, “Дуслык” һ.б. кайнар йөрәкле коллективларыбыз булганда татар фольклоры яшиячәк! Аның дөньякүләм хәрәкәткә әйләнүенә шигебез юк.

Бәйрәмнең халык “аһ!” иткән мизгеле – Төмәннең “400 еллык мәйданы”нда гөрләгән түгәрәк уен булды. Бу көнне милли бәйрәмнәребез исемлеге тагын бер бәйрәмгә артты - “Түгәрәк уен”. Мәйданда фестивальдә катнашучылар белән бергә шәһәр халкы да күңел ачты. Биредә Татарстан кунаклары, Төмән өлкәсе җитәкчеләре катнашты. Фестивальнең гала-концерты Төмәннең иң затлы бинасында – Төмән драма театрында узды. Кичәдә Казаннан “Сорнай”, “Җомга көн” фольклор ансамбльләре, “Татарстанның җыр һәм бию ансамбле” саллы чыгышлары белән Төмән халкын куандырды.

Фестиваль исә дәвам итә: аның парлы тулпар ат тотемы Свердлау өлкәсенә китте. Димәк, киләсе елга безне “Сардария” үзе кунак итәчәк!

P.S. Кемгә ничектер, безгә калса, чын себер татарлары рухында “пулты пы пәйрәм” (булды бу бәйрәм. – авт.). Кичке уеннарда Төмән өлкәсенең Вагай районыннан килгән остабикәләр түбәтәйгә охшаган олы бавырсаклар пешерергә өйрәтте, авызга балык эртниге дә эләкте. Иң мөһиме – хәсер себерцә генә цөйләшәпес! Пейейпесме, туслар?! Биибезме, дуслар?

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА,
Рәмилә ГАЗИЗУЛЛИНА.
Казан – Төмән.
Р.Якупов фотолары.







 

Один комментарий

  1. Ural пишет:

    Всероссийский фестиваль «Түгәрәк уен» - не «Игра в кругу» а «Своя игра». Такая статья появилась в “Новостях Уфы” УФАТУТ.РУ ( http://ufatut.ru/blog/news/795.html ) и получила широкий резонанс.

Трэбеки


Оставить комментарий

  • Подписаться
  • Комментарии
  • Теги
  • Популярное
  • Следить за новостями

  • Подписаться на RSS
  • Подписаться на e-mail:
    Ваш e-mail: *
    Ваше имя: *

Наши фото - Все