Каннада гөрләде Сабантуй

Франциядә Канн каласында 23-26 августта узган Россия сәнгате фестивале Татарстан мәдәнияте һәм сәнгатенең үзәнчелекле талантларга гаять бай булуын тагын бер тапкыр раслады. Круазеттның Зәңгәрсу ярында Россия сәнгате фестивале 1998 елдан бирле – быел уникенче мәртәбә узды. Оештыручылар – Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россиянең мәдәният фонды һәм Канн шәһәре мэриясе. Һәр елны Россия регионнарының берәрсе үзе ирешкән иҗади казанышларны, талантлы сәнгать осталарын бар дөньяга таныта. Үткән елны Калининград өлкәсе сәнгатькәрләренең иҗаты презентацияләнгәндә, өлкә губернаторы Георгий Босс шунда фестиваль эстафетасының символик “Гәрәбә ачкыч”ын Татарстан вәкиленә тапшырган иде. XII фестивальне котлау сүзе белән Татарстанның Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева ачып җибәрде.

Зур фестивальгә яшь иҗатчылар эстафетасын тапшыру бәхете Татарстан “Созвездие – Йолдызлык” ачык телевизион конкурсы лауреатларына насыйп булды. Данлыклы Конгресслар һәм фестивальләр сарае сәхнәсендә аларны Айрат Хәмитов җитәкчеоегендә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле алыштырды. Сүз уңаеннан, фестиваль заманча сәнгатьнең бөтен төрләрен һәм жанрларын колачлый: театр һәм кино, симфоник музыка һәм фольклор, рәсем сенгате һәм мода.

Шул көнне белән Конгресслар һәм фестивальләр сараеның “Тоскан дю Плантье” залы фойесында “Татарстанның традицон сәнгате” исемле күргәзмә ачылды. Канн каласы халкы, кунаклар татар чигүле, милли киемнәр, костюмнар, баш киемнәре – түбәтәй, кәләпүш, калфаклар; сумкалар, күн мозаика үрнәгендә эшләгән әйберләр һәм Россия фоторәссамнар берлеге әгъзасы Андрей Богданов фотосурәтләре белән таныштылар.

Татарстан сәнгатен “Созвездие – Йолдызлык” лауреатларыннан тыш, “Новая музыка” квартеты, “Дорога из города” бию коллективы һәм тамырлары Бөгелмәгә тоташкан җырчы Алсу тәкъдир итте.

Французлар өчен иң кызыклы, гаҗәеп күнелле вакыйга, әлбәттә, Зәңгәрсу яры буенда узган Сабантуй иде. Җырлы-биюле уеннарны халык тамаша кылып кына калмады, ярышлырда, уеннарда французлар үзләре дә җилкенеп-яратып катнашты.

Шагыйрь, Г.Тукай бүләге лауреаты Разил Вәлиев: “Татар сәнгатен дөньяга чыгару күңелләрдә онытылмас тәэсир калдырды. Күзне дә ачты. Чит илләргә гастрольгә чыкканда “Травиата” кебек дөньякүләм танылган әсәрләр алырга кирәк, дигән фикер яши. Ә, чынлыкта, татар җырлары, милли киемнәр, биюләр халыкка ныграк ошый. “Сез безгә татар буларак кызыклы”. Бу фикерне күп кенә зыялы французлардан үзем ишеттем. 2500 тамашачыны сыйдырган зал шыгрым тулы – билет алып, акча түләп керәләр концертка”.
Мәдәни проект Россия Федерациясе Президентының җәмәгате Светлана Медведева хәер-фатихасы белән узды. “Россия белән Франция арасындагы мәдәни элемтәләрне ныгытуга зур өлеш керткән өчен” дигән мактаулы билгегә француз җырчысы Мирей Матье лаек булды. Үткән ел мондый билге актриса Марина Владига тапшырылган иде.

Журнал «Сөембикә», сентябрь, 2009







 

Оставить комментарий

  • Подписаться
  • Комментарии
  • Теги
  • Популярное
  • Следить за новостями

  • Подписаться на RSS
  • Подписаться на e-mail:
    Ваш e-mail: *
    Ваше имя: *

Наши фото - Все