ХХ гасыр татар кызының язмышы хакында нык уйланды. Ә аның язмышы , чыннан да,уйланырлык иде. Социаль эчтәлекле мирас ХIХ гасырдан ук – татар хатын-кызының аяныч хәле хакында “Бичара кыз” драмасын язган Г.Ильяси, “Рәдде бичара кыз”ны язган Ф.Халидиләрдән үк. Узган гасыр башында бу теманы Ф.Әмирхан күтәреп ала. Әдәбият белеменнән хәбәрдар кешеләр аның “ Татар кызы” дигән әсәрен хәтерләми булмас. Дөньяга кеше булып туган татар кызыннан җанлы курчак ясау гамәлияте хакында ул. Димәк, татар кызының аянычлы язмышы, аны тормыш төбенә төшерә торган сәбәпләр хакында иң беренче сүзне әйтүчеләр дә Камал театры сәхнәсендә ноябрь башында премьерасы уйналган “Курчак туе “ спектакле өчен пьеса язган Мансур Гыйлаҗев белән Ризван Хәмит түгел. “ Юк, юк , татар кызы язмышын түгел, бәлки “данга менгән” беренче татар фәхишәсенең язмышын тасвирладык без,- диярләр алар. – Без беренче булып бу теманы ачтык. Бу – безнең уңыш! ”

Спектакльнең прогонын караганнан соң уздырылган матбугат конференциясендә әйтелгән бу сүзләрдән минем күз алларым караңгыланып китте. Җыйнаулашып сөенү өчен сәбәп күрмәдем мин монда. Әрнү, көенү.борчылу өчен сәбәп чыннан да, бар. Кайбернәрсәләрдә татарларның “артталыгына” сөенсәң дә ярый. Товар хәленә төшерелгән кызлар язмышын сәхнәгә беренче булып менгерүчеләр дә без түгел. Ал. Островский драматургиядә аның классик үрнәген тәкъдим иткән иде бит инде. “Бирнәсез кыз” - Лариса Огудалова үз язмышын, үз халәтен реаль бәяләп, бөтен дөньяга ачыргаланып кычкырган иде ич инде: “ Мин - әйбер! Ниһаять, миңа исем табылды !”

Йа Хода, фәхишәгә әйләнгән мескен татар кызының тарихы тасвирланган спектакльне уңышлы дип сөенүдә никадәр каһкаһә! Ни аяныч, уңышлы спектакльне фестивальдән фестивальгә йөртә торган гадәт бар. Татар кызының аты-чабы дөньяга фаш булыр микәнни инде! Заман вәзгыяте, ягъни тормышыбыз чынлыгы үзәккә алынса, түзәр идек әле. Түзми кая барасың? Бу җәһәттән милләтебез күптән тәррәккый итте инде. Юл буена тезелеп, “мәхәббәт сатучылар” арасында татар кызлары хәзер күпчелек дисәләр дә ышанырмын.

Ләкин бит Гаяз Исхакыйның пьеса авторлары аркылыга буйга файдаланып, шуңа нигезләнеп язган “Кәләпүшче кыз” әсәрендә вакыйга 1800 елда бара дип , аныклап куелган. Бөек әдип, әлбәттә, бу датаны замандашлары күзендә эз яздыру, очраклы рәвештә исемнәре туры килгән кешеләргә күләгә төшермәс өчен генә, ягъни шартлы рәвештә генә күрсәткән булырга тиеш. Пугачев дәвере кузгалышыннан тынычланып кына килә торган, чукындыру касәфәтеннән йөдәгән татар халкының кызлары да бүтән - чамасыз горур булгандыр ул.

Хәер, әсәрне сәхнәгә куйган режиссер бу спектакльдәге вакыйгалар аерым бер дәвергә бәйләп куелмаган дип тынычландырырга тырышты безне. Азгынлык дәверен бу рәвешле киңәйтүдән минем кәефем тагын да кырыла төште.Борынгы һөнәр ияләре антик дәвердә дә булган анысы.. Бөтен-бөтен империяләрнең җенси тотнаксызлык нәтиҗәсендә тарих сәхнәсеннән төшеп калганлыгыннан да хәбәребез бар..

Бу четрекле тема төрле халыкларның әдәбиятында шактый нык бәян ителгән. И. Купринның “Чоңгыл” романы да, Альберто Моравианың “ Рим кызы” әсәре дә, Паоло Коэльоның “Унбер минут”ы да фаҗиганең тирәнлеге өчен тетрәнеп укылган китаплар исемлегендә. Татарның ике драматургының бу җәһәттән калышырга теләмәүләрен аңларга тырышыра кирәктер бәлки. Ләкин авангардта булырга теләүне түгел. “Өеңдәге чүпне дөньяга чыгарма” ди зирәк халкыбыз. Берәр вакыт ,бәлки, Казанда шундый бер бәхетсез, чарасыздан тайгак юлга кереп киткән Камәр яшәгәндер дә. “Эврика!”- дип сәхнәгә чыгарасы килеп кенә тора торгандыр бу – шуңа бәйләп” кассовый спектакль” куеп була торган образны.Башка халыклар алай түгел – ялгышкан кызларын читләр алдында рисвай итәргә ашыкмый.. Фәхишә кыз аларда иң изге кичерешләр уята алырдай , яклауга, кызгануга, чын мәхәббәткә лаек зат, ягъни мисле фәрештә итеп тасвирлана. Мәшһүр “Травиата” дан Виолеттаны яки Таис Афинскаяны гына искә төшерик.

Камәр Казанскаяга язмыш тормышта да ,әдәбиятта да аяусыз. Камал театры үзе зур өметләр белән күз текәп торган яшь болан кебек гүзәл артистка Нәфисә Хәйруллинага Камәр язмышын сәхнәдә кичерү бурычын йөкләгән. Саф күңелле кыз бала өчен олы сынау бу. Сәхнә гомерен аңа Ф. Әмирханның Хәяты кебек кызларны уйнаудан башларга иде лә. Нәфисәнең образны кабул итәргә теләмәве, эчке бунты уенында да нык сизелә. Режиссер Ф. Бикчәнтәев ишарәләгән “заманнар арасында чик сызыгы юклык” нәкъ менә Нәфисә Хәйруллинаның ике йөз ел элек яшәгән кызны бүгенге заман кызлары сыман уенчак( беренче пәрдә башында), үпкәчел-дуамал итеп уйнарга алынуында да күренә. Хәер, әнисенә, үзен әле һаман сөям дип торган егетенә тузынып, дуамалланып, мөстәкыйль тормыш башларга дип, Оренбургка чыгарып җибәрүчеләр дә пьеса авторлары лабаса. Гаяз Исхакыйда Камәрнең чарасызлыгы мантыйкка ярашлырак. Егетеннән алданган һәм ташланган кыз Казанда ук “тәтәйләр” кулына төшә. Оренбургка инде ул тәҗрибәле Камәр Казанская булып, әмма, барыбер, яңа тормыш башлау хакындагы хыяллар белән китә.
Спектакль иң баштан ук Нәфисәнең гүзәллегенә исәп тотып куелган кебек тоелды. Их, әнә шул гүзәллек өстенә авторлар Нәфисә өчен пычракка төшкәндә дә алтын булып кала ала торган горур татар кызы образы иҗат итә һәм Камәр образының бүтән трактовкасын тәкъдим итә алган булсалар, режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең бу спектакльгә салган йөрәк мае, уйланулар, эзләнүләр белән узган озын төннәре татарның көнен яктыртырдай учак булып балкый алыр иде. Олы зәвык һәм интеллектуаль егәр белән куелган спектакльнең сәхнә күренешләре фәкать соклану гына уята.
Режиссерның музыкаль бизәлеш кадәресен дә үз өстенә алуы ук аның бу
әсәргә җитди мөнәсәбәтен дәлилли.. Сәхнәдә барган вакыйгаларны борчылып күзәткән тамашачы сыйфатында минем әле аңа бәләкәй генә киңәш тә бирәсем килеп калды. Мәсәлән, менә мондыйрак киңәш: Камәр язмышының аеруча аянычлы мизгелләрендә, граммофон калайларыннан агылган җансыз музыканы ярып, спектакльгә сызылып кына скрипка авазлары саркып керсә, һәм ул скрипкада “Зиләйлүк” көе уйналса, димен. Скрипкадан сызылып чыккан көй сискәндерә, тоташ бәйрәмнең соңы күз яше икәнлеген искәртә бит ул.
Әле тагын яшь артисткага режиссер ярдәме – Пигмалионлык җитенкерәмәгән дигән тәэсир дә калды. Тамашачы аяусыз бит ул: “Нигә инде бу Камәр , Качалов театрындагы кебек, кычкырынып, сәхнә бетереп чабып йөри икән ул,” - кебек пышылдашулар белән кайбер урыннарда кызның уенын кабул итеп бетермәвен дә сиздерде. Хәер, бу спектакль безгә, артистлар уеныннан бигрәк, җәмгыяви резонанс уята алуы белән кадерле.
Әнә шул җәмгыяви яңгыраш дигәнен чыннан да яңгыраш итә алу мөмкинлеге кул сузымы ераклыкта гына булган лабаса! Мәгълүм уендагы кебек : җылы! тагын да җылырак!- дип кычкырганнан соң: эссе! дип шәрран ярырга әзер идек инде без. Спектакльнең исеме “Курчак туе” дидек бит әле. Башта бу аллегорик исемдер дип уйлаган идек. Курчак туйларының , гәрчә күңел ышанырга теләмәсә дә, Казан байлары тормышыннан бер сәхифә икәнлеген ачыклау кыен булмады. “ Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә тасвирлана икән ул адәм ышанмаслык күңел ачу рәвеше. Ике яктан да кырыгар мең акча сарыф итеп курчак туйлары үткәреп мәйхәнәгә килүче байларның кыланышын күзәтеп торганның соңында: Байлык ни эшләтә!! Бер файдасызга кырык мең!” – дип ачынган автор артыннан без –ХХI гасырда яшәгән татарлар да “ үзләренә кәеф килердәй йерләрдән кырык меңнәрне кызганмыйлар инде алар” дип әйтмибезме әллә?
Байларыбызның файдасызга кәп итеп акча тотып күңел ачу гадәте бер бүгенге чир генә түгел, бәлки атадан калган хата!
Асия Юнусова





Асия апа белән килешмичә булмый, бик төпле уйлап язган. Бөтен кызларга укырга киңәш ителә
Якшэмбе карап кайттык «Курчак туен». Дуслар белэн барган идек, шуларнын берсе татар театрында беренче тапкыр, икенчесе даими йоручелэрдэн.
Аптырый идем бу спектакль турында гел вокруг-около сойлэп, ныклы бэя бирергэ кыймауларына патриот журналистларыбызнын. Сэбэбе - катнашучы артистларны, куючы режиссерларны аяуда, жэллэудэ икэн дигэн фикергэ килдем. А король-то голый! - КИЛЕП ЧЫКМАГАН БИТ БУ СПЕКТАКЛЬ, ЖЭМЭГАТЬ! Эйе, ахырында гадэттэгечэ кул чаптык, басып та тордык, тик шул тырышканнарына курэ хормэт йозеннэн генэ булды бу. Килеп чыкмаган…
Дусларнын берсе «очлелек» диде, икенчесе белэн без патриотлар буларак «дуртлегэ» сузарга булдык.
Бераз анлатыйм инде. Яхшылардан: яхшы декорациялэр, музыкаль бизэлеш, киемнэр. Яхшы артистларыбыз бар. Бетте.
Начарлардан: Беренчедэн монда бернинди яналык та юк. Беренче булып проститутка образын сэхнэгэ менгеру бар анысы, э яналык юк. Яна фикерлэр тудырырдай, бу театрнын яна баскычы булды дип эйтердэй алымнар куренмэде. Алганнар инде мохтэрэм хэм модный автор Исхакыйны, булдырганча переложили…
Беренче булек нык сузылган, динамика юк, ике суз белэн эйтердэй эйберне озын-озын эпизодларга сузу - нык ялыктырды, артырашта калдырды хэтта. Татжурларнын рецензиялэрен укып барган кеше буларак, икенче булектэн нидер коттек. Анысы чыннан да кызыклырак. Монда геройлар ныграк ачыла, кызыксыну уята. Алай да, режиссер спектакльнен йомшаклыгын узе дэ тоемлаган курэсен, чонки топ герой Нэфисэне чишендереру кебек адымга бармаса, монысы да шактый вяло булыр иде. Э болай хоть какая-то интрига татар кешесенэ, панимаешь! Кара - гажэплэн! Но шул чишену эпизодын театрда яна суз ук дип эйтергэ ярамыйдыр могаен. Гомумэн, примитивизм куп бу спектакльдэ… Кургэннэр анларлар, уземнен андый белемем юк сутеп салырга тамашаны.
Ни очен унышсыз бу спектакль? Модный - да!, но унышсыз. Проституткадан герой ясап булмый ул, дуслар! Кызык тугел ул проститутка, шэхес тугел ул чонки, кызыксыну уятырдай кешелэр беркайчан да проститутка булмаячак чонки. Стечение обстоятельств буенча да кеше бу юлга басарга момкин дигэн фикер - ялган, гадэттэ хонэрнен романтикасын арттыру очен, аклану очен тиражироваться итэ торган эйбер. Тормышта тэрбия нормаларын танырга телэмэгэн, эчендэ рухи бозыклык булган, коч куймыйча, корэшмичэ, уз бэлалэрендэ башкаларны гаеплэп яшэргэ тырышучылар сайлаган хонэр хонэр хэм язмыш ул. Топ герой Камэр - шундыйлардан. Хэм башка проституткалардан (ул вакыттагы хэм бугенгелэрдэн) берние белэн дэ аерылып тормый Камэр. Ничек тырышсан да, аннан герой ясап булмый. Эйе, аннан курчак ясарга омтылучылар булсын ди, эмма ул ситуациядэн чыгунын дистэлэгэн башкача юллары бар бит. Алда саналган барлык тискэре сыйфатларга ия кеше буларак, Камэр бер тапкыр да ялгышмыйча! хэрвакыт ин начар вариантларны гына сайлап бара. Берничэсен саныйк: 1.15 яшьтэ генэ булуга карамастан энисен бар дип тэ танымый, гел аны гаепли,ул эйткэннен киресен эшлэу- почти принцип. 2. Яраткан егете бар гаебен танып гафу утенэ хэм кияугэ чыгарга тэкъдим ясый (сразу хэппи энд югыйсэ) - э ул баш тарта хэм чыгып китэ.3.Бик жинел эчугэ бирелэ, проститутка хонэрен жинел генэ кабул итэ. Шул хэлгэ дэ тошуенэ карамастан, Сэлим байнын кияугэ чыгарга дигэн тэкъдименнэн тагын баш тарта. 4. Энисе аны Оренбургта эзлэп тапкач анын янына кайтып яна тормыш башлаудан баш тарта хэм проституциясен дэвам итэ х.б., х.б. берничэ котылу вариантыннан баш тарта.
Ул гомумэн хэрвакыт хэр эштэн баш тартучы, тубэнлеккэ тошкэн булуына карамастан узен хаман башкалардан остен куярга тырышучы, хэрвакыт жинел юл сайлаучы кеше. Тормышы бу юлдан китмэсэ дэ Камэрне жаваплы хатын итеп тэ, яхшы ана итеп тэ куз алдына китеру авыр булыр иде. Парадокс: тискэре герой итеп курсэтелуче Сэлим бай, сойгэне Вафа, бордель хужабикэсе - хэммэсе Камэрдэн кочлерэк, гамэльле хэм чистарак кешелэр булып чыга. Алар бит хэммэсе нидер эшли хэм яхшыга узгэртергэ тырыша, Камэр исэ хэр тырышлыкка хэм унай тэкъдимгэ юк дип торучы бер буш жилбэзэк кенэ. Спектакльнен унышсызлыгында буш проституткадан герой ясарга тырышу идеясе узе ук ялгыш булудан торадыр.
Акларга кирэкми проституткаларны, ялкауларны, кешелекнен эхлакый нормаларын танымаучыларны. Алар тормыш тэгэрмэче астында тапталып юкка чыга хэм шулай булырга тиеш тэ, чонки югыйсэ урчеп кубэерлэр иде. Закон выживания…
Сузебез театр турында иде. Татар театры бар – ул шэп театр! Камал гына тугел, башкалары да эйбэт аларнын. Эмма бу очракта тугел хэм бу спектакль просто модный бер куренеш хэм - бетте! Эллэ ни омет итеп бармасагыз да була тамашага дип эйтуем, дуслар!