Татарстан Язучылар берлегенә 75 ел

Аның 75 еллык тарихында билгеле әз калдырган күренекле шәһесләрнең хәтирәләреннән өзекләрне сезгә тәкъдим итәбез.

Союз писателей Татарстана

Туфан МИҢНУЛЛИН: “Минем эшем тугел иде ул”

“Түрәләр рәтенә ничек килеп эләккәнемне үзем дә сизми калдым! Югыйсә беркайчан да нәчәлник булу турында хыялланмаган да идем. Күрәсең, миндә үзем дә белмәгән лидерлык сыйфатлары булган.

Язучы исемен йөртә башлагач та, рәислеккә омтылмадым, кызыкмадым. Президиум өстәле артында утыручылардан көлеп залдан репликалар кычкырып утыручы Батуллалар арасында булдым. Партиягә керүем дә карьера белән бәйләнмәгән иде. Һәм көтмәгәндә-уйламаганда мине Язучылар союзының партоешма секретаре итеп куйдылар. Эшемне җиренә җиткереп эшләргә өйрәтелгән идем, эшләдем. Ә инде Язучылар союзы идарәсенең рәислегенә килгәндә, анысы бөтенләй көтелмәгән хәл булды.

Эшләгән елларымның бер күңелле истәлеге шул – Союзны биналы иттем дип мактана алам. Комлев урамындагы затлы бинаның бушаячагын ишеткәч, өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Исмәгыйль улы Усмановка киттем. Ни сәбәпледер, Усмановның миңа мөнәсәбәте бик яхшы иде. Туп-туры кереп киттем.

- Нигә бик сирәк керәсең? Нәрсә, минем ярдәмнән башка гына эшләргә остардыңмы? – ди бу.

Мин, җил ягына салам кыстырып:
- Сезне мин үзем хәл итә алмаслык проблемалар чыкса гына борчыйм, - дидем.

- Нинди проблема чыкты? – ди.
- Комлев урамында бик зур бер бина бушый, Язучылар союзы өчен салынган диярсең. Бирегез шуны безгә, - дидем.

Минем әрсезлегемнән көлде Гомәр Исмагыйлович.
- Беләсеңме ул бинага претендентларның күпме икәнен? – ди.
Белдем – унлап оешма дәгъва кыла икән. Сөйләшәбез – Усманов көлә икән:

- Фантазерлар сез, - ди.
Аптырагач, уенга мин “уен тузын” ыргыттым:
- Уфада Башкортстан Язучылар союзы бинасын күреп кайттым. Шакиров бүләк иткән искиткеч гүзәл бина. Без әллә алардан кимме? – дидем.

- Шулай ук гүзәлмени? – ди.
- Гаҗәеп бина! – дим.

- Алыгыз. Ремонтлап та бирәбез. Башкортларны кунакка чакырып күрсәт, - диде беренче секретарь.

Рәислектән котылуыма сөенеп туймадым. Хәтта идәрә составына керүдән дә баш тарттым. Соңгы сайлауда гына идарә әгъзасы булырга ризалык бирдем.

Җыеп әйткәндә, рәис булган елларымны сагынмыйм. Минем эшем булмаган ул.”

Гәрәй РӘХИМ: “Күңелдә уелган хатирәләр”

“1980-87 елларда мин Мәскәүдә Россия Язучылар берлеге идәрәсендә турыдан-туры Сергей Михалков кулы астында эшләдем. Мин Россия Язучылар берлеге идәрәсендә Татарстан, Башкортстан һәм Чуашстан Язучылар берлекләре буенча куратор, ягъни әдәби консультант. Соңрак исә Россия милли әдәбиятларын рус теленә тәрҗемә итү комиссиясе сәркәтибе булып та эшли башладым. Сергей Михалков гаятъ кешелекле, милли әдәбиятларга олы хөрмәт күрсәткән, аларга һәр даим ярдәм итәргә әзер торган кеше иде.

Сергей Владимирович мине һәрвакыт “татарин” дип кенә йөртә иде. Балачактан сакау буларак, ул бервакытта да диярлек “татарин” дигән сүзне берьюлы гына әйтә алмады, беренче иҗектән үк теле көрмәкләнә һәм миңа “та…та…та…тарин” дип дәшә иде.

1983 елны Татарстан Язучылар берлеге КПССның Татарстан өлкә комитетына һәм хөкүмәтебезгә борынгы классик шагыйребез Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэма язылуга 750 ел тулу датасын Россия күләмендә киң итеп уздыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу тәкъдим республика түрәләрендә яклау тапты. Татарстан язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов шатлыгыннан очына-очына Кол Гали әсәре юбилеен Мәскәүдә ничегрәк үткәрергә икәнлеген киңәшләшү өчен, башкалага килеп төште. Ахунов алып килгән язмалар белән Сергей Михалков һәм Россия Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе Анатолий Волков танышып чыкканнар. Икеседә татар язма әдәбиятының 750 еллык тарихы белән гәҗәпләнгәннәр. Шунда Анатолий Иванович дөньдагы бөек тарихи шәхесләр һәм вакыйгаларның юбилейларын ЮНЕСКО календарена кертеп халыкара күләмендә үткәрү мөмкинлеге бар икәнен әйтте. Без Гариф абый белән бу шатлыклы хәбәрдән сүзсез калдык.

Көннәрдән бер көнне Анатолий Иванович мине үз бүлмәсенә дәште.
- “Кыйссаи Йосыф” әсәре юбилеен СССР һәм Россия күләмендә әйбәтләп үткәрербез, әмма халыкара киңлектә чыгып булмый, -диде ул, -ЮНЕСКО календарена азагы ике яки өч нольга беткән түгәрәк даталарны гына кертеп була икән, тәртибе шундый. Ә “Кыйссаи Йосыф” поэмасы язылуга 750 ел. Әлеге 50 саны бу датаны календарьга кертүгә комачаулый.

Минем, әлбәттә, бу юбилейны БМО күләмендә үк үткәрүгә артык өметем юк иде. СССР һәм Россия күләмендә үткәрү дә әйбәт бит.
Бүлмәгә чыктым да, бөтен язмаларны яңадан карый башладым. Күренекле галим Фазыл Фәсиев фаразы буенча, шагыйрь 1183 еллар тирәсендә Идел буе төбәкләренең берсендә туган.

Тукта… Тукта.. Быел 1983 ел, әгәр Кол Гали 1183 елда туса, быел аның тууына нәкъ 800 ел була бит! Ике нольле дата!Кол Галинең 800 еллыгы бит ике ноле белән ЮНЕСКО календарена керергә хаклы! Мин бөек бер фәнни ачыш ясаган кебек канатланып Анатолий Иванович бүлмәсенә очтым.

Волков документларны минем тәкъдим күзлегеннән карап чыкты да:
- Бу инде икенче мәсьәлә, шалтырат тиз генә Ахуновка, шагыйрьнең тууына 800 ел дип документлар әзерләп җибәрсеннәр, мин аларны тиз генә Парижга җибәрермен, - дип әмер бирде.

Мин шул көнне үк Ахуновка шалтыратып, үземнең “аферам”ны аңлаттым.

Безгә озак көтәргә туры килмәде, Париждан ЮНЕСКО календареның кабул ителгән нөсхәсе килеп төште. Ул калын бер китап зурлыгында иде. Шушы калын календарьда нибары бер юл күләмендә теркәлгән бу исем минем өчен иксез-чиксез шатлык иде.”

“Казан утлары” журналы, №10, 2009



 

Оставить комментарий

  • Подписаться
  • Комментарии
  • Теги
  • Популярное
  • Следить за новостями

  • Подписаться на RSS
  • Подписаться на e-mail:
    Ваш e-mail: *
    Ваше имя: *

Наши фото - Все

Твиттер: интересно

Posting tweet...