Татарның гыйлем мәркәзе

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының үсеш этапларын тарихи бербөтенгә буыннар багланышы туплый. Институтның үткән юлы олуг галимнәрнең бик күп буыны кичкән эстафетадан гыйбарәт. Алар фәнгә һәм халыкка фидакярләрчә хезмәт итү традициясен гәүдәләндерә. Төрле этаплар күчемлелеге өзлексез чорлар күчемлелеген хасил итсә дә, һәр баскыч үзенең статусы һәм гамәли төсмерләре белән аерылып тора. Институт үсешнең озын һәм катлаулы юлын узган.

Аның алтарихы 1921 елда ТАССРның Мәгариф халык комиссариаты эчендә Академик үзәк төзелүдән башлана. Үзәк 1930 елга кадәр эшли. Төрле елларда аны Г.Максудов, М.Таһиров, С.Атнагулов кебек шәхесләр җитәкли. Ә 1925-1927 елларда Академик үзәк җитәкчелеген Галимҗан Ибраһимов башкара. Ул елларда әдәби һәм тарихи кыймәтткә ия кулъязмалар җыю, зур язучыларның иҗатына караган материалллар туплау буенча күп эшләр эшләнә. Әлеге оешма эшчәнлегендә Е.Чернышев, Н.Фирсов, М.Худяков, Г.Гобәйдулин,

М.Корбангалиев, Х.Бәдигый, Гали Рәхим, Җ.Вәлиди, Г.Алпаров, М.Фазуллин кебек күренекле галимнәр катнаша. Алар катнашында мәктәп дәреслекләре, сүзлекләр, татар тел белеме буенча концептуаль хезмәтләр, “Татар әдәбияте тарихы”ның беренче басмалары дөнья күрә. Академик үзәк каршында терминология, орфография, татар әдәби теле, фольклор, шрифтлар һәм музыка үрнәкләрен җыю, татар телнең тулы сүзлеген төзү һәм мәктәпләр өчен программалар язу буенча комиссияләр эшли. Академүзәк татар халкының тарихын өйрәнү буенча фәнни-методик эш алып бара, республикада нәширлек эшен җайга сала.

1922 елда Көнчыгыш академиясе каршында “Шәркыят җәмгыяте” оештырыла һәм ул Академүзәк каршында эшли башлый. 1925 елда бу җәмгыятьнең идарәсе сайлана. Җәмгыятьнең шәрәфле әгъзалары арасында академиклардан М.Горовский, В.Бартольд, А.Самойлович һәм профессор И.Бороздин була.

Татарны өйрәнү фәнни җәмгыяте үзенең тикшеренү эшчәнлегенә караган юнәлешләре белән күп яклап Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының (ТӘҺСИ) тикшеренү юнәлешләренә охшаган.

1939 елның сентябрендә ТАССРның Мәгариф халык комиссариаты каршында Татар теле һәм әдәбияте фәнни тикшеренү институты төзелә. Ул татар теле, әдәбияте һәм фольклоры проблемаларын өйрәнү һәм эшкәртү, татарлар тарафыннан урыс телен үзләштерү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Институтта әле Академүзәктә эшләгән елларында ук дан алган профессорлар М.Корбангалиев, Н.Воробьев хезмәт итә, тарихчылардан А.Григорьев, Н.Калинин һәм Е.Чернышев тикшеренү эшләре алып бара. 1941 елның 1 гыйнварына институтта дүрт бүлек була: татар теле, урыс теле, татар әдәбияте һәм фольклор бүлекләре.

1941 елның 19 февраленнән институт татарның Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты булып китә. Аның эчендә тарих бүлеге барлыкка килә.

1946 елның гыйнварыннан Институт СССР Фәннәр академиясенең яңа оештырылган Казан филиалы составына кертелә. Бу чорга аның штаты 24 кешедән тора. Моңардан тыш, килешү нигезендә өстәмә хезмәткәрләр дә җәлеп ителә. Институтта 3 бүлек була: тел, әдәбият һәм тарих бүлекләре. Аның исеме ТӘҺСИ (ИЯЛИ) булып китә. Проблема һәм темаларның байтак өлеше ТӘҺСИ планнарына элекке оешма эшләренең дәвамы буларак күчкән.

Татар әдәбияте классигы, галим һәм фәнне оештыручы Г.Ибраһимов эшчәнлеге институт тарихында тирән эз калдыра, һәм ТӘҺСИ 1967 елдан хаклы рәвештә аның исемен йөртә.
Тикшеренү барышының нормаль үсешенә фән һәм мәдәниятнең Г.Ибраһимов, Ф.Сәйфи-Казанлы, М.Корбут, С.Атнагулов, Г.Нигъмәти, Г.Толымбайский, Г.Сәгъди һәм Җ.Вәлиди кебек әйдәүче эшлекләрнең репрессияләнүе зур зыян сала. Дәлил һәм исбатлау мантыйгын административ ысул һәм идеологик мәҗбүрият ала.

Югарыда телгә алып үткән гыйльми-мәдәни оешма һәм җәмгыятьләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә гаять бай китапханә фонды туплана. Аның нигезен “Татарны өйрәнү фәнни җәмгыяте”, “Татарстанны өйрәнү җәмгыяте” һәм шулай ук “Тарих, археология һәм этнография җымгыяте”нең төбәкне өйрәнү һәм шәркыятчелек китапханәләре тәшкил итә. Үзәк академик фәнни китапханәсенең Көнчыгыш фонды үзенә Аурупада бердәнбер булган 50 меңнән артык китап һәм кулъязма туплаган. Алар 67 көнчыгыш телен эченә алган. Әле өйрәнелмәгән кулъязмалар саны 3 мең томга җиткән.

20-30 нчы елларда Татарстан тарихы, татар теле һәм әдәбияте өлкәсендә фәнни тикшеренүләре оештыруда җитди нәтиҗәләргә ирешелә, бүген дә әһәмиятен җуймаган хезмәтләр языла.

ТӘҺСИ тарихи әһәмияткә ия зур чаралар үткәреп килә. Аерым алганда, Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулуга багышланган гыйльми сессия күтәрелгән проблемалары һәм документаль материалларны иңләве белән этап вакыйгасы булды. Бөек шагыйрь иҗатын бәяләү нигезсез искәрмәләр, вак буржуазлык һәм милләтчелек ярлыкларыннан арындырылды. Тукайның әдәби мирасын фәнни үзләштерүдә барлык чараларның үзәгендәге олуг тукайчы Гали Халит торды.

Соңрак ул берничә фундаменталь монография бастырды һәм аларда бөек шагыйрьнең иҗтимагый-фәлсәфи карашларын һәм сәнгатьчә осталыгын төрле яклап яктыртты, аның иҗаты XX йөз әдәби барышы контекстында кануниятле күренеш икәнлеген ачты.

50 нче елларның икенче яртысында, ягъни КПССның XX съездыннан соң, әдәбият тарихын һәм татар халкы тарихының аерым проблемаларын азмы-күпме объектив яктырту мөмкинлеге туды. Әмма ул ирекләр микъдарлап бирелгән ирек кенә иде. Мәсәлән, Мәскәү университеты профессоры Әмир Нәҗипнең Сәйф Сараи һәм Алтын Урда чорының башка шагыйрьләре турындагы мәкаләсе “Совет әдәбияте” журналында басылып чыккач, феодалар һәм ханнар хакындагы ядкәрләрне кайтарырга тырышуда гаепләп, директив характердагы мәкалә барлыкка килде. Шуннан соң галимнәр урта гасыр темасына кагылырга озак кыймый торды. 8 нче сыйныф өчен чыгарылган мәктәп дәреслеге Мәүла Колый һәм Габдрәхим Утыз-Имәни иҗатларын уңай бәяләгән өчен кискен тәнкыйтькә очрады.

Әмма барыбер берәм-сәрәм булса да гыйльми һәм гражданлык кыюлыгын таләп иткән хезмәтләр дөнья күрә торды. Профессор Мөхәммәт Гайнуллин белән Җамал Вәзиева XX йөз башына караган әсәрләрдән зур хрестоматия чыгарды.

70 нче елларда ТӘҺСИдә 80 нче еллар үзгәртеп коруына хас яңача фикерләүгә нигез булырлык хезмәтләр язылды. Яхъя Абдуллин җәдидчелекнең иҗтимагый-тарихи тамырларын объектив яктарткан хезмәтләр язып, аның татар халкының социаль-мәдәни тормышында уйнаган ролен күрсәтте. Нәтиҗәдә җәдидчелек татар халкының тарихи үсешендә прогрессив һәм зарури күренеш буларак күз алдына килеп басты. Консерватив торгынлыкны ерып җибәргән бу башлангыч Урта Азиянең гыйльми даирәләрендә соклану белән кабул ителде.

Сәлам Алишев үзенең монографияләрендә Пугачев хәрәкәтен яктыртуда һәм бигрәк тә Казан ханлыгының урыс дәүләте тарафыннан яулап алынуын бәяләүдә яңа сәхифәләр ачты.
Ул елларда барлык галимнәрнең хезмәтләре дә яңача фикерләүгә юл ерды. Алар киң колач, кыюлык һәм новаторлык белән аерылып торды.

Профессор Альфред Халиков тикшеренүләрендә яңа нәтиҗәләр төбәкнең төркиләшүендә борынгырак дәверләр хакында сүз алып барырга нигез бирде.

Тәҗрибә туплау һәм гыйльми көчләрнең үсүе галимнәргә эпохаль әһәмияткә ия проектларга алынырга мөмкинлек бирде. Сүз барыннан да элек татар теленең Л.Мәхмүтова җитәкчелегендә башкарылган өч томлы “Аңлатмалы сүзлеге” һәм урыс М.Зәкиев җитәкчелегендә татар һәм урыс телләрендә басылган академик “Татар грамматикасы” хакында бара. Мондый күләмдәге аңлатмалы сүзлек төрки лингвистикада беренче тапкыр дөнья күрде, һәм ул совет фәнендә, төрки республикаларның гыйльми даирәсендә югары бәя алды. Телчеләрнең тагын бер зур хезмәте “Татар теленең диалектологик атласы” шулай ук тарихи әһәмияткә ия.

Академик грамматиканы бастырып чыгару телнең нык үскәнлеген һәм гыйльми коллективның югары дәрәҗәдә җитлегүен күрсәтә. Сүзлекчеләр эшчәнлегенең җитди йомгагы булып гаять күпсанлы сүзләрне эченә алган бер томлы, әмма капиталь “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” дөнья күрде. Ул күренекле тел галиме, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Ф.Ганиев җитәкчелегендә эшләнде. Шушындый биеклеккә ирешкәч, татар телчеләре күп томлы академик лексикология кебек җаваплы проектка алынды.

Гомуми тел белеме проблемалары эчендә мөстакыйль социолингвистика юнәлеше барлыкка килде. Ул җәмгыятьтә бара торган җанлы тел процессы белән эш итә. Бу юнәлешне Зәйтүнә Исхакова алып бара. Күренекле галимә Фирдәүс Гарипова татар топонимикасы буенча берничә монография бастырды.

70-80 нче елларда 6 томлык “Татар әдәбияте тарихы” басылып чыгу (6 нчы том 90 нчы елларда дөнья күрде) институтның тарихи казанышы булды. Бу грандиоз проект мең еллык татар әдәбияте тарихында беренче тапкыр эшләнде, аны җиренә җиткерү уннарча елга сузылды. Идеологик басым татар әдәбиятенең бөтен тарихын, бигрәк тә урта гасыр чорын һәм XX йөз башын, объектив яктыртырга мөмкинлек бирмәде. Томнарны Г.Халит, М.Гайнуллин, Б.Гыйззәт, Ф.Хатипов, Г.Таһирҗанов, Х.Куроглы, Ш.Абилов, Т.Галиуллин, Ф.Мусин, А.Әхмәдуллин, Х.Миңнегулов, Ф.Галимуллин һ.б. абруйлы галимнәр эшләде. Алтытомлыкны әзерләү һәм бастыруның бөтен процессын баш мөхәррир вазыйфасында киң карашлы талантлы галим, филология фәннәре докторы Нил Юзиев җитәкләде.

70-80 нче еллар зур гомумиләштерүләр һәм йомгак ясау еллары булды. Фольклорчылар шул процесста татар халык иҗатының 13 томлык тупламын эшләп бастыру белән катнашты. Барлык фәнни көчләр күренекле фольклорчы һәм фәнне оештыручы Илбарис Надиров җитәкчелегендә томнарны бик тырышып һәм бирелеп эшләде. Бу басма татар мәдәни тормышында мөһим вакыйга булды, һәм тупламга Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде.

Г.Ибраһимовның бүлмә-музее

Г.Ибраһимовның бүлмә-музее, 1987 ел. Фото: www.ksu.ru

Урта гасыр әдәби мирасын тикшерү өлкәсендә гомуми күтәрелеш шартларында XIII йөзнең бөек ядкәре – Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ын текстологик яктан хәзерләп бетерү һәм басып чыгару мөмкин булды. Мондый катлаулы хезмәтне тел галиме Ф.Фәсиев башкарды. Аңа кадәр 1979 елда Мәскәүнең “Наука” нәшриятендә безнең “Поэма “Кысса-и Йусуф” Кул Али” исемле монографиябез дөнья күрде. Бу “Наука” нәшриятендә татар әдәбиятчесенең беренче тапкыр китап чыгаруы иде. Шушындый басмалар нәтиҗәсендә Мәскәүдә Кол Галинең 800 еллыгына багышланган тантаналар булып узды.

1997 елда институттан Тарих институты аерылып чыкты, һәм ТӘҺСИ Тел, әдәбият һәм сәнгать институты дип атала башлады. Аны 1986 елдан бирле директор булып эшләгән М.Зәкиев җитәкләвен дәвам итә.

Сәнгать фәннәре өлкесендәге күренекле хезмәтләрдән Ф.Вәлиевнең урыс телендә чыккан “Орнамент казанских татар” альбом-монографиясен күрсәтеп үтәргә кирәк. 1970 елда Мәсәүдә М.Нигъмәтҗановның “Татарская народная песня” дигән кызыклы хезмәте басылып чыкты.

Татар театр фәне өлкәсендә дә тикшеренү эшләре нәтиҗәле барды. Коллектив эзләнүләр йомгагы буларак, “Татар совет театры” дигән хезмәт дөнья күрде.

Халык иҗаты бүлеге җитәкчелегенә профессор Фатих Урманчиев килгәннән соң тикшеренү эшләрендәге тизләнешне билгеләп үтәргә кирәк. Кадрларның актив квалификацион үсүе башланды.

Фольклор фәне өлкәсендә “Ислам һәм татар фольклоры” дигән яңа тема ачылуы актуаль яңалык булды. Эпос һәм мифология турында берничә монография чыгарылды.
М.Зәкиев 1986 елда ТӘҺСИ директоры булгач, программ максатларның берсе итеп барлык фәннәр буенча да иң югары квалификацияле белгечләр әзерләүне куйды. “Бүлек мөдирләрнең эшен бәяләү критерие урта буыннан докторлар әзерләү булачак”, - диде ул. Директор вазыйфасында аның дәвамчысы да шушы максатны алга сөрде. Тик бу бурыч бер дә җиңел булып чыкмады.

ТӘҺСИдә яшь кадрлар хәзерләүнең бәрәкәтле мәктәбе – ул аспирантура. Хәзерге вакытта анда 80гә якын аспирант укый. Әлбәттә, барлык тәмамлаучылар да институтта калмый. Әмма алар Казандагы һәм республикадагы югары уку йортларына, көллиятләргә һәм гимназияләргә китә. Байтагы мәдәният һәм мәгърифәт оешмаларында эшли.

Институтның Диссертация советында 1982 елдан 2009 елга кадәр 232 диссертация якланган, шулардан 209ы – кандидатлык, 23е докторлык диссертацияләре.

Әзер хезмәтне басып чыгару институт эшчәнлегендә җитди урын тота. Сүз бары тикшеренү характерындагы китаплар турында гына бармый. Институтта татар әдәбияте классиклары әсәрләрен бастыру белән шөгыльләнә торган махсус текстология бүлеге бар. Габдулла Тукайның, Фатих Әмирханның, Галимҗан Ибраһимовның, Мәҗит Гафуриның, Галиәсгар Камалның, Һади Такташның, Муса Җәлилнең күптомлыклары дөнья күрде. Гаяз Исхакыйның 15 томлыгын нәшер итү тәмамланып килә. Тукай әсәрләренең биш томлык тулы җыелмасы институтның горурлыгы санала.

Мирасханәдә шулай ук композиторлар һәм театр эшлекләренең архивлары да саклана. Бөтен институт мирасханә материалларына таяна.

Институтның нәтиҗәле эшләвенә Русиянең, якын һәм ерак чит илләрнең академик һәм вуз үзәкләре галимнәре белән киң фәнни багланышлар ярдәм итә. Катлаулы һәм үзәнчелекле темаларга диссертация яклаганда институт рәсми оппонентлар сыйфатында МДУ, Руссия Фәннәр академиясенең Дөнья әдәбияты институты, Башкортстан һәм Сарански галимнәрен чакыра.

2006 елда филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин институтка директор итеп билгеләнде. Бу асылда Институт эшчәнлегендә яңа чор башлануы дигән сүз. Институтның координацион ролен активлаштыру, безнең профильдәге үзәкләр белән белән гыйльми элемтәләрне киңәйтү, кадрларның составын ныгыту һәм яңа проектлар эшләү - әлеге җитәкчелекнең перспектив план аспектлары менә шулар. Санап киткән максатларны тормышка ашыруның башы буларак, халыкара статуслы зур-зур фәнни конференцияләр оештырылды.

Шушындый соңгы конференция июнь аенда Мәскәү, Уфа, Баку, Таулы Алтай, Казакъстан һәм Төркия галимнәре катнашында уздырылды. Конференция фольклор фәненең яңа концептуаль принципларын эшләүгә багышланды.

Яңа директор (хәзер ул – Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы) якын елларга масштаблы планнар билгеләде. 25 томлык фольклор тупламын чыгару, Тукайның академик 6 томлыгын нәшер итү, “Татар әдәбияте тарихы”ның 7 томлык яңа версиясен язу шушы ниятләргә керә.

Кыскасы, институт үзендә җитәкчелек иҗат потенциалы тоеп, киләчәккә яңа, зур планнар белән яши һәм ышанычлы рәвештә алга бара.

Мәдәни җомга, №40 (738), 9 октябрь, 2009 ел
(Кыскартылган килеш бирелә)







 

Оставить комментарий

  • Подписаться
  • Комментарии
  • Теги
  • Популярное
  • Следить за новостями

  • Подписаться на RSS
  • Подписаться на e-mail:
    Ваш e-mail: *
    Ваше имя: *

Наши фото - Все